news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Феминисткалар үз лозунглары белән «Яблоко» митингына үтәргә омтылды

Казан үзәгендә хакимият белән килешенгән митинг уза.

Феминисткалар үз лозунглары белән «Яблоко» митингына үтәргә омтылды
Александр Елисеев

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Артур Казанцев). Казанда Меңьеллык мәйданында килештерелгән каршылык митингы башланды. Акциядә катнашырга теләүчеләр аз иде, нигездә, мәйданда төрле массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары җыелды.

«Татар-информ» хәбәрчесе хәбәр иткәнчә, митингта үз плакатлары белән килгән феминистик хәрәкәт вәкилләре дә бар, әмма оештыручылар банерларын алып ташлауны таләп итте, чөнки алар алдан гариза бирмәгән.

Фем-активисткалар сөйләгәнчә, алар мәйданга сәяси тоткыннарны азат итәргә өндәгән һәм 5 мартта фем-акция оештырырга телиләр.

«Оештыручылар, аерым алганда, „Яблоко“ партиясе безгә банерларны төреп куярга кушты. Анда 5 мартта забастовкага чакыру иде, без халыкара хатын-кызлар көненә багышланган акция оештырабыз. Без эш һәм уку урыннарында эшне берничә сәгатькә туктатырга, хезмәттәшләр белән сөйләшергә, листовкалар таратырга чакырабыз — бу урыннарда сәяси актив хезмәттәшләрне табу, каршылык чаралары һәм забастовкалар үткәрү өчен берләшүгә сәбәп булып тора», — диде активистлар.

Фем-активистлар митингны оештыручыларга шикаять бирүнең мәгънәсе булмавын, аларның гамәлләрендә икейөзлелек булуын әйтте.

Күзәтүләр буенча, акциядә йөздән дә артык кеше катнаша. Искәртәбез, акция 11.30 сәгатьтә башланырга һәм 15.00 сәгатьтә тәмамланырга тиеш.

Оештыручылар аны уздыру турында хәбәрдә күрсәтелгән гаммәви чараны уздыру шартларын үтәүне тәэмин итәргә тиеш, дип билгеләп үтелә. Шулай ук митингта катнашучылар Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсенең ковидка каршы таләпләрен үтәргә һәм социаль дистанцияне сакларга тиеш.

Элегрәк Татарстан башкаласы хакимияте белән митинг үткәрү турында килешенгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100