news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәясәт бик пычрак нәрсә, аның кануннарын аңламасаң, төшеп каласың - Рафаил Хәкимов

Татарстанның беренче Президенты киңәшчесе фикеренчә, сәясәтчеләрнең эшен телеэкраннар аша бәяләү генә җиңел.

Сәясәт бик пычрак нәрсә, аның кануннарын аңламасаң, төшеп каласың - Рафаил Хәкимов
Султан Исхаков

(Казан, 14 февраль, "Татар-информ", Лилия Локманова). "Президентка киңәш биргәндә, болай эшлә, дип әйтеп булмый. Төрле вариант булуы мөмкин, дисең. Болай эшләсәң - болай килеп чыга, тегеләй эшләсәң - шундый каршылык килеп чыгуы мөмкин дип аңлатасың. Президент ул башка дәрәҗәдә тора". 16 ел дәвамында Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның киңәшчесе вазыйфасын башкарган, ТР Фәннәр акаемиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры Рафаил Хәкимов элеккеге эшчәнлеге хакында шулай искә ала. Әлеге сүзләрне ул "Татарстан - яңа гасыр" телеканалында бара торган "Ком сәгате" тапшыруында җиткерде.

"Телевизордан караганда, монысы ахмак, тегесе ахмак, дип карыйсың, мин яхшырак эшләр идем, дип уйлыйсың. Үзең сәясәт эченә барып керсәң, кешеләр белән сөйләшә башласаң, алар сине тыңласын, аңласын, син әйткәнчә эшләсен дисәң, аның бик авыр икәнен аңлыйсың",- ди Рафаил Хәкимов.

Р.Хәкимов сүзләренчә, сәясәт бик пычрак нәрсә һәм аның үз кануннары бар. Әгәр дә аларны аңламасаң, сәясәттән бик тиз "төшеп каласың".
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100