news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Дәүләт Советын Владимир Путин җитәкләячәк

Конституцион органның яңа максатлары һәм бурычлары билгеләнәчәк.

Россия Дәүләт Советын Владимир Путин җитәкләячәк
http://kremlin.ru

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Дәүләт Советын Россия Президенты җитәкләячәк. Дәүләт төзелеше һәм закон чыгару комитеты рәисе Павел Крашенинников бу турыда инде әзерләнгән закон проектына сылтама белән сөйләгән. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

«Әлбәттә, дәүләт башлыгы җитәкчелек итәчәк, тагын кем булсын? Бу аның вәкаләтендә. Логика шундый: ул Конституциядә Президент компетенциясендә. [Вәкаләтләр] санап кителгән урында [ул] Дәүләт Советын формалаштыра» дип язылган», — дип аңлаткан парламентарий.

Крашенинников сүзләренчә, Дәүләт Советында вазифасы буенча кергән даими әгъзалар да, Президент билгеләгән кешеләр дә булачак.

Шулай итеп, Дәүләт Советының соңгы составы һәм аның әгъзаларының гомуми саны ил Президенты тарафыннан билгеләнәчәк. Хәзер бу постны Владимир Путин били.

Шул ук вакытта, яңа закон проекты кабул ителгәннән соң, Дәүләт Советының хәзерге функцияләреннән аерылып торган яңа функцияләре һәм бурычлары булачак. Документ үзе Дәүләт Думасына «якын киләчәктә» тапшырылачак, дип өстәгән депутат.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100