news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Россиядә иң популяр төбәк парламенты башлыклары өчлегенә керде

Республика парламенты җитәкчесе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инаугурациясен уздырды.

Фәрит Мөхәммәтшин Россиядә иң популяр төбәк парламенты башлыклары өчлегенә керде
Владимир Васильев

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сентябрь аенда массакүләм мәгълүмат чараларында иң еш телгә алынган төбәк парламенты башлыклары рейтингының икенче урынын алды. Бу хакта «Медиалогия» экспертлары үткәргән тикшеренүләрдән билгеле булды.

«Сәясәтченең популярлыгы артуга аның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның инаугурациясе тантанасын уздыруы ярдәм итте», — дип белдерде рейтингны төзүчеләр.

Моннан тыш, Фәрит Мөхәммәтшин җитәкләгән «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлекчәсе тарафыннан сайлау кампаниясен уңышлы үткәрү дә республика җитәкчесенең сайлауда җиңүенә ярдәм итте.

«Медиалогия» рейтингында беренче урынны Санкт-Петербургның Закон чыгару Җыены Рәисе Вячеслав Макаров алды. Аны Россия Президенты Владимир Путин «Парламентаризм үсешенә зур өлеш керткән өчен» Александр Невский ордены белән бүләкләгән иде.

«Медиалогия» рейтингы 53 меңнән артык чыганакны үз эченә алган массакүләм мәгълүмат чаралары базасы анализында төзелгән. Алар арасында — телевидение, радио, газета, журналлар, мәгълүмат агентлыклары һәм интернет-массакүләм мәгълүмат чаралары бар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100