Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яшел Үзәндә 100 яшьлек Гайшә Ганиева тавыш бирде
Сайлау участогына барып, тавыш бирергә мөмкинлеге булмаганга, участок комиссиясе әгъзалары Гайшә әбинең өенә килде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән»). Яшел Үзән районының Олы Ачасыр авылында яшәүче, быел җәен 100 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Гайшә Ганиева республикабызда баручы мөһим вакыйгада катнашып, гражданлык бурычын үтәде. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.
100 яшендә булса да, Гайшә әби үз акылында, алай гына да түгел, телевизор карап, республика һәм илебез яңалыкларыннан хәбәрдар булып яши, рәхәтләнеп газета укый. Татарстаныбызның бүгенге язмышына һәм киләчәгенә битараф түгел, диелә хәбәрдә.
Сайлау участогына барып, тавыш бирергә мөмкинлеге булмаганга, участок комиссиясе әгъзалары Гайшә әбинең өенә килде.
«Шөкер әле мин, Ходай сәламәтлегемнән генә аермасын. Ничек инде шушындый сәяси чарадан читтә каласың?! Үзем инде яшисен яшәдем, шулай да яшь буынның киләчәге өчен борчылам. Гомерем буе дин тоттым, бүгенге көндә дә намазымны, уразамны калдырганым юк. Дин тотканга Ходай миңа сәламәтлекне дә, гомерне дә бирә. Сез дә дин тотыгыз, барысы да яхшы булыр», — дип нәсыйхәтен дә җиткереп куйды һәм өйгә килүләре өчен рәхмәтен белдерде.
Мәгълүм булганча, 11-13 сентябрьдә Татарстанда республика Президентын сайлау, шулай ук Россия Дәүләт Думасына һәм Татарстан Дәүләт Советына, муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлау буенча да өстәмә сайлаулар уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз