news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда сайлауда тоткыннар актив тавыш бирә

Республиканың төзәтү учреждениеләрендә тавыш бирү өчен барлык шартлар да тудырылган.

Татарстанда сайлауда тоткыннар актив тавыш бирә
Салават Камалетдинов

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Тикшерү изоляторларында, вакытлыча тоту изоляторларында һәм махсус приемникларда көзге сайлауларда сайлау хокукына ия тоткыннарның күпчелеге тавыш бирде. Бу хакта бүген Казанда узган матбугат конференциясендә ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская хәбәр итте.

«Республиканың барлык тикшерү изоляторларында сайлау хокукы булган кешеләр йөз процент тавыш бирде. Алар бу хокуктан файдалансын өчен барлык шартлар да тудырылган. Әйтик, тикшерү изоляторында 514 кеше бар, алар барысы да диярлек тавыш биргән. Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең төзәтү үзәгендә сайлау хокукына ия 122 кеше бар һәм аларның да барысы диярлек тавыш биргән. Вакытлыча тоту изоляторларында һәм махсус приемникларда тавыш бирү актив бара», - диде спикер.

Сәрия Сабурская хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Татарстанның төзәтү учреждениеләрендә актив сайлау хокукына ия булган 3,2 меңнән артык кеше бар.

Ул шулай ук республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә бу көннәрдә ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең иллегә якын җәмәгать ярдәмчесе эшләвен әйтте. Алар сайлаучыларның иминлегенә һәм аларның шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителешенә игътибар булуны тикшерә.

Татарстанда көзге тавыш бирү 11, 12 һәм 13 сентябрьдә уза. Республикада бер үк вакытта дүрт сайлау кампаниясе: ТР Президентын һәм хакимиятнең җирле органнары депутатларын сайлау, шулай ук РФ Дәүләт Думасына һәм ТР Дәүләт Советына сайлаулар оештырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100