news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда начар күрүче һәм ишетүче сайлаучыларга тавыш бирү өчен шартлар тудырылган

Сайлау участокларында лупалар һәм Брайль шрифты белән бастырылган мәгълүмати материаллар бар.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда инвалид кешеләргә тавыш бирү өчен кирәкле шартлар тудырыла. Көзге сайлау барышында сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен Брайль шрифты белән мәгълүмати материаллар бастырылды, ә начар ишетүчеләр өчен сурдотәрҗемәче белән видеотелефон эшли. Бу хакта Казанда узган матбугат конференциясендә ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская хәбәр итте.

«Сукыр һәм начар күрүче сайлаучылар өчен Брайль шрифты белән мәгълүмати материаллар бастырылды. Басма продукция сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен республика китапханәсенең нәшрият комплексында махсус әзерләнгән. Сайлау участокларында лупалар бар», - диде спикер.

«Начар ишетүче кешеләр өчен Бөтенроссия саңгыраулар җәмгыятенең Татарстан төбәк бүлеге диспетчерлык хезмәте бердәм телефон номеры эшли. Мондый хезмәтне сурдотәрҗемәче белән оператор күрсәтә», - дип өстәде ул.

Сабурская шулай ук республикада берничә сайлау участогы икенче катта булуына игътибар итте. Эксперт ТР Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләренә территориаль һәм участок комиссияләре белән берлектә әлеге участокларны шул ук биналардагы беренче катларга яки күрше биналарга күчерү мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. Бу аз хәрәкәтләнүче сайлаучыларга уңайлы булсын өчен кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100