news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең кайнар линия телефонына 500 ләп шалтырату килгән

«Безгә киләчәктә кешеләргә участок комиссияләре эше турында тирәнрәк мәгълүмат җиткерү юлларын карарга кирәктер», — диде Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең кайнар линия телефонына 537 шалтырату килгән. Бу хакта Бердәм мәгълүмат үзәгендә Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

Ул бу шалтыратулар журналда теркәлеп барганын әйтте. «352 шалтырату гомуми мәгълүмати характерда. Кешеләр участокларын эзләп йөргән, прививкалар, транспорт, сайлау комиссияләренең эш сәгатьләре турында кызыксынган. Безгә киләчәктә кешеләргә участок комиссияләре эше турында тирәнрәк мәгълүмат җиткерү юлларын карарга кирәктер», — диде Кондратьев.

Шалтыратуларның 132 се өйдә тавыш бирүгә кагылышлы, 54 мөрәҗәгать тавыш бирү буенча булган. «Үкенүләр, зарланулар да булды. Бу очракта нишлисен сорап шалтыратучылар да булды. Башка җирдә пропискасы булган һәм теркәлү урынын үзгәртергә онытучылар да шалтыратты. Һәр шалтырату буенча үз хисабыбызны җиткерербез дидек. Аларның һәркайсы өчен персональ җаваплылык бар», — диде Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100