news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама мэры Айдар Метшин: Кешеләрнең өметләре зурдан

Мэр сүзләренә караганда, ул сайлауга бик яхшы кәеф белән килгән, чөнки бу бар кеше өчен дә мөһим вакыйга.

Түбән Кама мэры Айдар Метшин: Кешеләрнең өметләре зурдан
e-nkama

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама мэры Айдар Метшин бу якшәмбедә беренчеләрдән булып тавыш бирде. Ул Кызыл Чишмәдә сайлау участогында сайлады. Бу хакта Түбән Кама районы хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мэр сүзләренчә, ул сайлауларга бик яхшы кәеф белән килгән, чөнки бу бар кеше өчен дә мөһим вакыйга. Ул Түбән Каманың Кызыл Чишмә авыл җирлеге территориясендә зур үзгәрешләр булуын билгеләп үтте һәм бу тенденция дәвам итәчәк, дип ышандырды.

«Кешеләрнең өметләре зурдан, ул түбәнкамалыларның тормыш сыйфатын <...> яхшырту белән бәйле. Минемчә, бу тотрыклылыкка, алга таба үсү, хәрәкәт итү теләгенә ярдәм итә һәм бүгенге кәефкә уңай тәэсир ясый», - диде Метшин.

Илсур Метшин Конституциягә төзәтмәләр буенча референдум барышында сыналган берничә көн дәвамындагы тавыш бирү идеясен хуплавын искәртте. Аның сүзләренчә, сайлаучыларның кайбер өлеше төрле сәбәпләр аркасында тавыш бирергә өлгермәгән.

«Минемчә, моны үстерергә, интерактив мөмкинлекләр планында камилләштерергә – формаларны киңәйтергә һәм шул ук вакытта аларның нәтиҗәлелеген һәм чисталыгын тәэмин итәргә кирәк», – диде ул.

Метшин сайлауда тавыш бирде, аннан гриппка каршы вакцинация үткәрү бүлмәсе белән танышты. Табиблар сүзенә караганда, тавыш бирергә килүчеләр гриппка каршы актив прививка ясата. Прививка ясату өчен үзең белән паспорт һәм полис булырга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100