news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кичке алтыга Татарстанда 2,1 млн кеше тавыш биргән

Андрей Кондратьев сайлау комиссиясе әгъзаларына тавышларны санау шактый авыр булачагын әйтте.

Кичке алтыга Татарстанда 2,1 млн кеше тавыш биргән

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Сәгать 18.00га булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстанда 2 млн 169 мең 236 кеше тавыш биргән. Бу барлык сайлаучыларның 73,66 процентын тәшкил итә. Бу хакта Бердәм мәгълүмат үзәгендә Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

Ул бүген кичке 18.00дән соң яңа мәгълүматларны җиткерде. Алар белән иртәгә уртаклашачагын әйтте. Тавышларны санау иртәгә кичке 4-5ләргә кадәр дәвам итәргә мөмкин булуын әйтте.

Татарстанда сайлаучыларның югары активлыгы Апас, Чүпрәле, Зәй, Баулы, Чирмешән районнарында теркәлгән. Андрей Кондратьев сайлау комиссиясе әгъзаларына тавышларны санау шактый авыр булачагын әйтте. «Бигрәк тә Түбән Кама районында кыенрак булыр. Анда муниципаль сайлауларны да исәпкә алып, дүрт төр бюллетень», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100