news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ике көндә Татарстанда сайлаучыларның яртысы диярлек тавыш биргән

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев сайлауның алдагы ике көненә нәтиҗә ясады.

Ике көндә Татарстанда сайлаучыларның яртысы диярлек тавыш биргән
Владимир Васильев

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә, 12 сентябрьдә 18.00 сәгатьтә, Татарстандагы сайлаучыларның 49 проценттан артыгы тавыш бирде. Бу турыда республиканың Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев игълан итте.

«12 сентябрьдә, кичке алтыда, Татарстанда сайлауга килүчеләр саны 49,7 процент иде», — диде ул.

Тавыш бирү гадәттәгечә бара. Кондратьев әйтүенчә, соңгы ике көн эчендә алдан тавыш бирү вакытында җитди кагыйдә бозулар ачыкланмаган. 

Ул 13 сентябрьдә, тавыш бирү стационар сайлау участокларында һәм өйдә генә булачагын искә төшерде.

Моннан тыш, Роспотребнадзор мәгълүматы буенча, республикада сайлау барлык санитар стандартлар нигезендә үткәрелә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100