news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгъзам Гобәйдуллин шәһәрләрдә һәм авылларда тавыш бирү аерылганын искәртте

«Авылда теркәлеп тә, шәһәрдә торган кешеләр Президент сайлауларына барыбер кайта», — диде ул.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Шәһәрләрдә, район үзәкләрендә, авылларда тавыш бирү аерыла. Татарстанның Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин бу хакта сайлауларның Бердәм мәгълүмат үзәгендә әйтте.

«Авылда, нигездә, иртә торалар, төшкә кадәр киләләр. Төштән соң инде тавыш бирүчеләр калмый диярлек. Шәһәрләрдә әле бакчадан кайтышлый соң гына, участоклар ябылыр алдыннан да киләләр. Өч көн тавыш бирү — уңай күренеш», — диде. Аның сүзләренчә, өч көн дәвамында тавыш бирү бертөрлерәк дәрәҗәдә булган. «Өчтән бере 11 сентябрь, тагын өчтән бере 12 сентябрь көнне тавыш бирделәр. Бүген дә 30-40 процент сайлаучы участокларга килде», — дип әйтте.

Муниципаль берәмлекләр советы рәисе фикеренчә, авылларда гына түгел, шәһәрләрдә дә сайлауга килү дәрәҗәсе зур булачак. «Президент сайлаулары зур роль уйный. Төрле дәрәҗәдәге сайлаулар була. Авылда теркәлеп тә, шәһәрдә торган кешеләр Президент сайлауларына барыбер кайта», — диде ул.

Әгъзам Гобәйдуллин сайлау кампаниясенә зур канәгатьлек белән килүләрен билгеләп узды. «Участокларда - бәйрәмнәр, концертлар. Мондый бәйрәм кәефе иртәгәге көнгә ышаныч өсти», — диде.

«Битлек, перчаткалар да бирелә. Пандемия вазгыяте үзенекен күрсәтә. Кешеләр авырмаска тырыша. Җитди чаралар күрелде. Республикада бу юнәлештә зур эш башкарылды», — дип белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100