news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Экзит-полл буенча Татарстан Президентына кандидатларга күпме тавыш бирелгәне билгеле

Социологлар тавыш биреп чыккан 8 меңгә якын кешене сораштырган.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Экзит-полл нәтиҗәләре буенча Татарстан Президентына кандидатларга күпме тавыш бирелгәне мәгълүм. Бу хакта Бердәм мәгълүмат үзәгендә КФУның конфликтология кафедрасы мөдире, КФУ каршындагы иҗтимагый-сәяси һәм этноконфессиональ мәсьәләләр буенча экспертлар советының җаваплы секретаре Андрей Большаков хәбәр итте.

Ул сайлау участокларында сораштырулар үткәрелгәнен әйтте. Участокларның 34 проценты Казанда, 41 проценты республиканың башка шәһәрләрендә, 25 проценты авылларда урнашкан иде. «Социологлар 8 меңгә якын кешене сораштырган. Бу зур саннар, ләкин рәсми саннар түгел. Сораштырылганнарның 67 процентыннан артыгы мәгълүмат бүлешергә ризалык бирде, чөнки кемнәрдер баш та тарта ала», — диде Большаков.

Шул рәвешле, сораштырылган нәтиҗәләр буенча, Альфред Вәлиевка халыкның 6,5 проценты тавыш биргән. Олег Коробченкога - 2,3 процент, Рөстәм Миңнехановка - 81,2 процент, Альмир Михеевка - 4,0 процент, Владимир Сурчиловка - 3,4 процент тавыш исәпләнгән.

Халыкның өч проценты социологларга бюллетеньнарны бозганнары хакында хәбәр иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100