news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районында 18 сәгатькә сайлаучыларның 93 проценты тавыш биргән

Районда 13 мең 452 кеше тавыш биргән.

Чирмешән районында 18 сәгатькә сайлаучыларның 93 проценты тавыш биргән
http://nashcheremshan.ru/

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән»). 18 сәгатькә алынган мәгълүматларга караганда, Чирмешән районында сайлаучыларның 93 проценты, ягъни 13 мең 452се сайлауларда тавыш биргән. Бу хакта җирле басма хәбәр итә.

Туймәт, Югары Кәминкә, Бәркәтә, Кармыш, Урманасты Үтәмеш, Иске Котыш, Ульяновка, Чумачка сайлау участокларында әлеге күрсәткеч тагын да югары — 97 — 99 процент, диелә әлеге хәбәрдә.

«Сайлауларда тыныч, тәртипле уза. Саклык чараларны истә тотып эшлибез», — диде район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рамил Әхмәдуллин.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100