news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бердәм тавыш бирү көне кичендә Татарстанда 73 процент сайлаучы тавыш биргән

Республика Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы көзге тавыш бирү статистикасы буенча яңа мәгълүмат игълан итте.

Бердәм тавыш бирү көне кичендә Татарстанда 73 процент сайлаучы тавыш биргән

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Вероника Ваганова). 13 сентябрьдә 18.00 сәгатькә Татарстанда 73 процент сайлаучы тавыш биргән. Бу турыда «Россия 24» телеканалына интервьюда республика Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев хәбәр итте.

«Сайлаучылар участокларга килде һәм актив тавыш бирде. 18.00 сәгатькә Татарстанда 73,66 процент сайлаучы тавыш биргән», — диде Кондратьев.

Эпидемиологик вазгыятьтә республикада сайлау системасы чираттагы сынауны уңышлы узды, диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot