news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмәдә 97 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны тавыш бирде

Ветеранга сайлау участогына барырга туры килмәсен өчен, аның янына күчмә мобиль бригада килгән.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Бөгелмәдә Бөек Ватан сугышы ветераны 97 яшьлек Федор Сапожников өйдә тавыш бирде. Бу хакта «Бугульминская газета» яза.

Ветеранга сайлау участогына барырга туры килмәсен өчен, аның янына сайлау комиссиясенең күчмә мобиль бригадасы килгән. Сайлау комиссиясе участогы вәкилләре үзләре белән урна, битлек һәм перчатка, антисептик, ручка һәм бюллетеньнәр алып барган.

Сапожников Татарстан Президентын һәм җирле Совет депутатларын сайлауда катнашты. «Мин үз тавышымны бирдем һәм безнең илнең һәр кешесе сайлауга килергә тиеш дип саныйм», — диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot