Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алексей Куртов: Татарстанда кешеләр хакимиятнең, сәяси көчнең файдасын тоя
«Коммуникация республикада бик сыйфатлы эшләнгән. Хакимият һәм халык арасында коммуникация сөйләшү характерында», — диде Россия сәяси консультантлар ассоциациясе президенты.
(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан халкы хакимиятнең, сәяси көчнең файдасын тоя. Республикада халыкның сайлаларга килү активлыгы шуның белән бәйле. Бу хакта Россия сәяси консультантлар ассоциациясе президенты Алексей Куртов 2020 елгы сайлауларның Бердәм мәгълүмат үзәгендә онлайн элемтә аша сөйләде.
«Татарстанда хакимият һәм гражданнар арасында коммуникацион, сыйфатлы үзара элемтә гел күзәтелә. Бу сәясәтнең кирәклеге билгеләре. Коммуникация республикада бик сыйфатлы эшләнгән. Хакимият һәм халык арасында коммуникация сөйләшү характерында. Татарстан сайлау кампаниясен югары дәрәҗәдә уздырачагында беркемнең шиге юк», — диде Алексей Куртов.
Ул Татарстанның ирешелгәндә туктап калмавын һәм уңышының сере дә шунда булуын билгеләп узды. Республиканың башкаларга караганда алга тизрәк хәрәкәт итә белү сәләтен дә атады.
Алексей Куртов күзәтүче-блогерлар эшенә дә бәя бирде. «Блогерлар — позитив тәҗрибә», — диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз