news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президентын сайлауда бюллетеньнәрнең ике формасын һәм текстын хупладылар

Беренче бюллетеньне килештерү өчен һәр кандидатка җибәрәчәкләр.

(Казан, 13 август, «Татар-информ»). ТР Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Президентын сайлау өчен сайлау бюллетеньнәренең ике формасын, шулай ук алар өчен текстны раслады. Бюллетеньнәр ачык-яшел төстә булачак, кандидатларның фамилияләре алфавит тәртибендә урнашачак.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Надежда Борисова хәбәр иткәнчә,бюллетеньнең беренче формасы-кулдан тавыш бирү, ә икенчесе-техник чараларны кулланып тавыш бирү өчен. Сайлау бюллетененең тексты бары тик бер якта гына булачак, саклагыч челтәрне ачык-яшел төсле буяу белән бастыралар.

Моннан тыш, ТР Үзәк сайлау комиссиясе бюллетеньнәрнең ике төрендә дә кулланылачак текстны раслады. «Сайлау бюллетененә биш кандидат кертелгән, алар алфавит тәртибендә урнаштырыла. Кандидатлар турында белешмәдә кандидатның туган елы, яшәү урыны, эш яки хезмәт урыны, биләгән вазифасы бар. Сайлау бюллетененең тексты татар һәм рус телләрендә урнаштырылачак», - дип сөйләде Борисова.

Ул сайлау бюллетеньнәренең формалары һәм тексты типографиягә 17 августка кадәр җибәреләчәк, ә беренче сигнал бюллетене һәр кандидатка килештерү өчен биреләчәк, дип аңлатты. ТР Президентын сайлау бюллетеньнәрендә махсус маркалар кулланылмаячак.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев билгеләп үткәнчә, сигнал бюллетенен шулай ук тикшерү өчен ТР Үзәк сайлау комиссиясенең барлык әгъзаларына да җибәрәчәкләр. «Бу текстны күбрәк кеше укыган саен, хата ясау мөмкинлеге дә азрак булыр», – дип аңлатты Кондратьев.

Татарстан Президентын сайлаулар 2020 елның 11-13 сентябрендә узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100