news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин коронавируска каршы көрәштә берләшергә өндәде

«Конкрет территорияләрдә вазгыяткә карап эш итәргә кирәк», — диде Путин.

Владимир Путин коронавируска каршы көрәштә берләшергә өндәде
kremlin.ru

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин илдә коронавируска каршы көрәштә берләшергә өндәде, бердәм резерв булдыруны тәкъдим итте. Бу хакта ул туры эфир барышында әйтте.

Илбашы медицина хезмәткәрләре өчен индивидуаль саклану чараларының бердәм резервын формалаштыру турында уйларга кирәк, дип саный.

«Барлык медицина оешмалары, хосусый клиникалар да җайга салынган нигездә эшләргә тиеш. Бөтен ресурсларны уйларга, хастаханәләргә, клиникаларга эш йөкләнешен тигез бүләргә кирәк. Конкрет территорияләрдә вазгыяткә карап эш итәргә кирәк», — диде Путин.

«Медицина персоналы өчен саклану чаралары запасларын, үпкәләргә ясалма вентиляция аппаратлары, дарулар резервларын аеруча мохтаҗ булган төбәкләргә оепартив юлларга кирәк», — диде РФ Президенты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100