Менделеевск заводы «Татарстанның 100 легендар бренды» исемлегенә керде

Минераль су җитештерү буенча «Шифалы Су» заводы безнең район буенча иң күп тавыш җыеп, бу йөзлеккә керде.

(Менделеевск, 13 апрель, «Татар-информ», «Менделеевск яңалыклары»). Менделеевскиның «Шифалы Су» заводы «Татарстанның 100 легендар бренды» халык тавыш бирүендә җиңүче булды. Бу турыда муниципалитет матбугат хезмәтенә сылтама белән район басмасы хәбәр итә.

Беренчесендә Татарстан халкы тармаклар буенча 57 иң яхшы брендны сайлады. Икенче этапта тавыш бирүдә катнашучыларга республиканың 43 районында бер җиңүчене билгеләргә кирәк иде. Нәтиҗәдә, Татарстанның легендар 100 брендыннан торган исемлек булдырылды.

Минераль су җитештерү буенча «Шифалы Су» заводы безнең район буенча иң күп тавыш җыеп, бу йөзлеккә керде.

«Татарстанның 100 легендар бренды» ның тулы исемлеге белән биредә танышырга мөмкин http://100brand.ru/