news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Александр Карпов Төп законга төзәтмәләр турында: Хезмәт кешесе – икътисадның тоткасы

Илнең Төп законында гражданнарның хезмәтенә карата хөрмәтнең гарантияләнүен һәм хезмәт ияләренең хокуклары яклануын беркетергә тәкъдим ителә.

Александр Карпов Төп законга төзәтмәләр турында: Хезмәт кешесе – икътисадның тоткасы
архив/Владимир Васильев

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Россия Конституциясендә хезмәт ияләренә карата хөрмәтнең гарантияләнүен беркетү мөһим, чөнки нәкъ менә хезмәт кешесе – ил икътисадының тоткасы. Горький исемендәге Яшел Үзән судно төзү заводы генераль директоры Александр Карпов «Татар-информ» агентлыгына шундый фикерен белдерде.

«Хезмәт кешесе – икътисадның тоткасы ул. Матди байлыклар җитештерә торган кеше юк икән, бернәрсә дә булмаячак дигән сүз. Шуңа күрә моны Конституциядә беркетергә кирәк дип саныйм», - диде Карпов.

Конституциягә төзәтмәләрдә Россия Федерациясенең гражданнар хезмәтен хөрмәт итүен һәм аларның хокуклары яклануын тәэмин итүенә бәйле пунктлар кертергә тәкъдим ителә. Шулай ук дәүләт тарафыннан тулаем алганда Россия Федерациясе буенча хезмәткә сәләтле кешеләрнең яшәү минимумыннан да ким булмаган күләмдә хезмәткә түләүнең минималь күләме гарантияләнә. ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Әхмәтов та төзәтмәләргә уңай бәя биргән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100