Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дәүләт Думасы Россия Конституциясенә төзәтмәләрне гамәлгә ашыруга 21 закон кабул итте
Гыйльметдинов сүзләренчә, Россия парламентының түбән палатасы депутатлары эшендә тагын бик күп закон проектлары кала.
(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Дәүләт Думасы Россия Конституциясенә кабул ителгән төзәтмәләрне гамәлгә ашыру буенча 21 закон кабул итте. Бу хакта матбугат конференциясендә Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов хәбәр итте.
«Бик күп документ эшләнә әле. Илледән артык закон проектын кабул итәргә кирәк», — дип сөйләде депутат.
Гыйльметдинов сүзләренчә, узган ел Дәүләт Думасы берничә җитди закон кабул итте, алар ниндидер юнәлешләрне, тармакларны үзгәртә.
«Бюджет дефицит белән, әмма төп параметрларны һәм дәүләтнең социаль йөкләмәләрен без сәламәтлек саклау системасына, гражданнарга, күп балалы гаиләләргә ярдәм итүне исәпкә алып саклап калдык. Бюджет 37 процентка социаль мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтелгән», — диде спикер.
РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү узган елның 25 июненнән 1 июленә кадәр узды. Татарстанда тавыш бирү өчен 65 территориаль һәм 2809 участок сайлау комиссиясе җәлеп ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз