Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2015 елдан башлап БДБ илләре гражданнары РФ нә кергәндә чит ил паспортларын файдаланырга тиеш - Путин
РФ Президенты сүзләренә караганда, легаль булмаган миграция өчен җәзаны катгыйлату зарур
(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). 2015 елдан башлап БДБ илләре гражданнары РФ нә кергәндә үз илләренең эчке паспортлары белән түгел, ә чит ил паспортларын файдаланырга тиеш. Таможня берлеге илләре өчен режим элеккечә кала. Бу хакта бүген РФ Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык юлламасында белдерде.
Дәүләт башлыгы сүзләренә караганда, легаль булмаган миграция өчен җәзаны катгыйлату һәм миграция процессларын катгый контрольдә тоту зарур. Шул ук вакытта Россияне ватаннары, ә рус телен туган телләре итеп санаучылар өчен Россия гражданлыгы алу процесссын кыскартырга кирәк дип саный ул. В.Путин сүзләренә караганда, бу беренче очракта, кайчандыр туганнары Россиядән китүчеләргә һәм башка ил гражданлыгыннан баш тартып Россия гражданлыгы алырга теләүчеләргә кагыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз