Буа театры «Шобага» спектакле белән Кудымкар фестивалендә катнаша

Туган телдә спектакль карау өчен Бардадан татар балалары җиде сәгать юл узып килгән.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Буа театры Пермь крае Кудымкар шәһәре милли театрлар фестивалендә катнаша. Театр тамашачылары арасында Барда мәктәбеннән килгән татар укучылары да бар иде, дип хәбәр итә театр.

Барда укучылары туган телдә спектакль карау өчен Кудымкарда үткән театр фестиваленә җиде сәгатьлек юл үтеп килгән. Театр җитәкчелеге аларның спектакльне бик ошатуларын әйтә.

«Коми-Пермяк милли драма театрында узган фестивальгә без „Шобага“ спектаклен алып килдек. Фестиваль программасын да безнең театр ачты», — дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

«Сообщение» III милләтара театр фестивале Коми-Пермяк милли драма театрында 11 — 16 октябрь көннәрендә үтә. Гран-при өчен Буа, Уфа, Воронеж, Кудымкар һәм башка шәһәрләрдән театрлар ярыша.

Тимур Куловның «Шобага» спектакле мистик тарих дип бирелгән. Ул татар карчыкларының хикәяләреннән төзелгән мозаика. Сәхнә әсәре реаль интервьюларга нигезләнгән.