news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында сайлауда 245 күзәтүче эшли

Районда тавыш бирү 49 сайлау участогында оештырылган.

Әлки районында сайлауда 245 күзәтүче эшли
http://alki-rt.ru/

(Әлки, 12 сентябрь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки районында сайлауларның барышын 245 күзәтүче карап тора. Бу хакта безгә территориаль сайлау комиссиясе рәисе Алексей Шувалов хәбәр итте, дип яза район газетасы.

Районда тавыш бирү 49 сайлау участогында оештырылган. Һәр участокта күзәтүчеләр эшли.

Базарлы Матакта 719нчы сайлау участогында булдылар. Биредә тавыш бирү барышына 9 күзәтүче контрольлек итә. Аларның икесе — Татарстан Иҗтимагый палатасы вәкилләре (берсе — «Чиста сайлаулар өчен» күзәтүчеләр корпусыннан). Участокта шулай ук киңәшмә тавыш хокукы белән ике участок сайлау комиссиясе әгъзасы эшлиләр.

Муниципаль берәмлек вәкиллекле органына депутатлыкка кандидат Артур Хәйруллин сайлауда күзәтүче буларак катнаша. Артур Хәйруллин әйтүенчә, тавыш бирү оешкан төстә бара, барлык процедуралар ачык, законлы. Канун бозу очраклары теркәлмәгән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100