Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әгерҗенең Чилчә авылында яшәүче ханымнар тавыш бирергә велосипедта килгән
Биредә тавыш бирү өчен махсус бина булмау һәм транспорт йөрмәү сәбәпле, сайлаулар вакытында күчмә әрҗә алып килергә туры килә.
(Әгерҗе, 12 сентябрь, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). Әгерҗе районының Чилчә авылында яшәүче ханымнар тавыш бирергә велосипедта килгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Татарстан Президентын һәм җирле үзидарә органнары депутатларын сайлауларда тавыш бирергә дә авыл халкының кайсысы велосипедка, кемдер квадроциклга, мотоблокка утырып килде.
Иң беренчеләрдән булып Гөлсинә Хәбибуллина һәм Гөлүзә Сәмигуллина килеп җитте.
«Вакытны янга калдыру өчен велосипедларда килдек. Бүген минем ял көнем булса да, авылда эшнең иң күп чагы», — диде Гөлсинә Хәбибуллина. Лаеклы ялда булса да, күрше Уразай авылы кибетендә сатучы булып эшләвен дәвам итә ул. Эшкә дә кайчак велосипедта, кайчак квадроциклда бара.
«Чилчә авылы 494нче санлы Уразай участогына карый. Биредә тавыш бирү өчен махсус бина булмау һәм транспорт йөрмәү сәбәпле, сайлаулар вакытында менә шулай күчмә әрҗә алып килергә туры килә. Бу авыл халкы спортта, өмәләрдә генә түгел, сайлауларда да бик актив», — дип, олы рәхмәтен җиткерде 494нче сайлау участогы рәисе Илгизә Фәрдетдинова.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз