news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Фәттахов: Яшьләр сайлауда һәр тавышның мөһим булуын аңларга тиеш

Татарстан яшьләр эшләре министры республика Президентын сайлауларда тавыш бирде.

Дамир Фәттахов: Яшьләр сайлауда һәр тавышның мөһим булуын аңларга тиеш

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Яшьләр сайлаулар вакытында һәр тавышның бик мөһим булуын аңларга тиеш. Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов Татарстан Президентын сайлауларда тавыш биргәннән соң шундый фикер белдерде.

«Яшь кешеләрнең сайлаулар институтына игътибар белән каравын, үз позицияләрен әйтеп бирү мөмкинлеген һәм аларның тавышының ишетелергә тиешлеген аңлауларын телим», — диде Дамир Фәттахов.

Ул республикада яшьләрнең тормышына турыдан-туры йогынты ясаучы социаль программаларны билгеләп үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100