news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов: Мәчетләр - халыкка кирәкле һәм әһәмиятле тәрбия урыннары

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары авыл имамнары белән эшләүне көчәйтергә кирәклегенә басым ясады.

Марат Әхмәтов: Мәчетләр - халыкка кирәкле һәм әһәмиятле тәрбия урыннары
Владимир Васильев

(Арча, 12 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов дини тәрбияне, рухи кыйммәтләрне, телне саклауда мәчетләрнең халык өчен кирәкле һәм әһәмиятле урын икәнен әйтте.

Марат Әхмәтовның мәчетләргә карата фикере Арча мәдәният сараенда узган 11 район җитәкчелеге белән очрашу вакытында яңгырады.

«Районнардагы мәчетләр эшчәнлегенә игътибарны арттырсагыз иде. Билгеле, берәү дә мулла булып тумый. Район хакимиятеннән дә, Диния нәзарәтеннән дә имамнарның осталыгын арттыру ниятеннән укыту эшчәнлеген алып баруларын сорыйм. Вәгазьне дә халыкка үтемле итеп җиткерә алу кирәк», — диде Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе.

Марат Әхмәтов авыл имамнары белән эшләүне көчәйтергә кирәклегенә басым ясады. Ул тәҗрибә уртаклашу өчен имамнарга ешрак очрашулар уздырырга киңәш бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100