Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Песков Дәүләт Думасына сайлауларны күчерү турындагы имеш-мимешләрне кире какты
Илдәге катлаулы эпидемиология вазгыяте белән бәйле рәвештә, РФ Хөкүмәте сентябрь сайлауларын соңрак вакытка күчерү вариантын карый, дигән мәгълүмат таралган иде.
(Казан, 12 июль, «Татар-информ», Дарья Сәйфиева). Коронавирус вазгыяте аркасында Россия Дәүләт Думасына сайлауларны күчерү турындагы мәгълүмат чынбарлыкка туры килми. Бу хакта Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков белдерде.
Элегрәк массакүләм мәгълүмат чараларында РФ Хөкүмәте сентябрь сайлауларын илдәге катлаулы эпидемиология вазгыяте белән бәйле рәвештә соңрак вакытка күчерү вариантын карый, дигән мәгълүмат барлыкка килгән иде.
«Боларның барысын да инде ун тапкыр кире кактык. Юк, юк. Бу ялган мәгълүмат», — дип китерә РИА Новости дәүләт башлыгы матбугат секретаре сүзләрен.
Элегрәк, 17 июньдә, Россия Президенты Владимир Путин «Яңа чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларны билгеләү турында»гы указга кул куйды, бу хакта «Татар-информ» хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз