news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәймиев: Путинга мөрәҗәгатьтә туган телләргә кагылышлы сорауны чагылдырырга кирәк

«Президент йөкләмәсе буенча, милли республикаларда җыелган барлык проблемаларны иң югары дәрәҗәдә карарга әзербез», — диде Дәүләт Киңәшчесе.

Шәймиев: Путинга мөрәҗәгатьтә туган телләргә кагылышлы сорауны чагылдырырга кирәк
tatarstan.ru

(Казан, 12 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Дәүләт Советының Россия Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгатендә туган телләргә кагылышлы сорауны чагылдырырга кирәк дип саный. Бу хакта ул алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының сигезенче утырышында әйтте.

«Безнең белән сөйләшү җиңел түгел, безнең белән уртак телдә сөйләшсәң генә. Бездә, зур милли республикаларның берсе буларак, проблемалар күп. Туган телләрне саклап калу юлын табу өчен „тимер-бетон“ килешүчәнлек булырга тиеш. Конституциягә төзәтмәләр дә хәлиткеч маддәләргә кагыла: тел нинди булырга тиеш…» — диде Шәймиев.

Ул туган телне саклау проблемалары, бу төзәтмәләр барышында, Президент дәрәҗәсендә каралсын, дигән йөкләмә бирелүен искәртте. «Без моны күптән телибез. Дәүләт Советы депутатларыннан мөрәҗәгать әзерләнә, бу сорауларны иң югары рельсларга куярга кирәк. Президентка яхшы мөрәҗәгать әзерләргә кирәк. Ул, Конституция гаранты буларак, киләчәккә үсәр өчен бөтен мөмкин булганны эшлидер дип уйлыйм», — диде.

Минтимер Шәймиев РФ Конституциясенең 68 маддәсендәге туган телләргә кагылышлы эшләрне гамәлгә ашыра башлау кирәклеген әйтте.

«Әйе, милләтләр аз түгел. Без бердәмлек өчен. Бөтен кешегә яшәү рәхәт булсын дибез. Президент йөкләмәсе буенча, милли республикаларда җыелган барлык проблемаларны иң югары дәрәҗәдә карарга әзербез. Бездә материал, дәлилләр базасы бар, ил үсеше өчен тагын нәрсә эшләргә була? Бүген шушы мөрәҗәгатьне кабул итәргә кирәк», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100