news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстаннан сайланган Дәүләт Думасы депутатларына сорау биреп булачак

Кабул итү 13 гыйнварда дистанцион форматта уза.

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). 13 гыйнварда республика халкы сорауларына РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатлар җавап бирәчәк. Бу хакта «Бердәм Россия» рәисе Дмитрий Медведевның кабул итү бүлмәсе хәбәр итә.

Чара «Бердәм Россия» рәисенең башкалада Карл Маркс урамындагы 31/7 йортында төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә дистанцион форматта узачак. 10.00 сәгатьтә Республика халкы Марат Гаделшинга, Ольга Павловага һәм Борис Менделевичка сораулар бирә ала. 14.00 сәгатьтә Ирек Богуславский кабул итәчәк.

Чарада катнашу өчен 8 (843) 238-10-00 номеры буенча алдан язылу кирәк.

«Гражданнарны кабул итү Skype (Priemnayaer116) элемтә каналлары аша алып барылачак», диелә хәбәрдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100