Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сайлауда катнашучы блогерлар: Күзәтүче ролендә булып карау бик кызык
Татарстанда сайлауларны 100 блогер күзәтәчәк.
(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан Президентын сайлауда җәмәгать күзәтүчесе булып билгеләнгән Казан блогеры Руслан Мәҗитов күзәтүче ролендә булып карау бик кызык дип белдерде. Бу хакта ул «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә әйтте.
«Сайлауда катнашу җәмәгать эше. Иҗтимагый палатадан шалтыратып җәмәгать күзәтүчесе булырга тәкъдим итүләрен өчен уникаль мөмкинлек дип кабул иттем. Әлбәттә, мин ризалаштым. Тормышымда шундый вакыйга кайчан булачак әле? Күзәтүче ролендә булып карау миңа бик кызык», — дип сөйләде Руслан Мәҗитов.
Матбугат конференциясендә катнашкан блогер Алия Мифтахова да Руслан Мәҗитовның фикерен хуплады. «Безнең продукт — ул контент. Бу миңа яңа юнәлеш буенча контент ясарга мөмкинлек бирә. Язылучыларымның реакциясен күрәсем килә. Блогерларның күбесе минем урында булырга теләр иде», — дип уртаклашты фикере белән Алия Мифтахова.
Татарстанда беренче тапкыр сайлауда җәмәгать күзәтүчеләре сыйфатында блогерлар катнашачак. Татарстанның Иҗтимагый палатасы сайлауда бәйсез күзәтү оештырыр өчен блогерларны җәлеп итү тәкъдиме белән чыкты. «Сайлауда тәртип бозу булса, алар, һичшиксез, социаль челтәрләргә эләгәчәк», — дигән иде Алия Мифтахова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз