news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ләйлә Фазлыева: Ата-аналар бурычы – балаларның киләчәге хакына тавыш бирү

Татарстан вице-премьеры Казанда уза торган сайлауларда үз тавышын бирде.

Ләйлә Фазлыева: Ата-аналар бурычы – балаларның киләчәге хакына тавыш бирү
Салават Камалетдинов

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева).  Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева сайлауда катнашты. Республика Премьер-министры урынбасары Казанда 54нче сайлау участогында үз тавышын бирде.

«Мин улым яшәячәк Татарстан өчен тавыш бирәм. Мин әни кеше һәм балаларыбызның киләчәге өчен тавыш бирү ул ата-ананың бурычы. Мин бу республикада яшәвем өчен тавыш бирәм, чөнки, мин үз төбәгемә ышанам. Татарстанның киләчәге - без сезнең белән. Шул исәптән мин бу республикада әти-әнием яшәгәне һәм эшләгәне өчен тавыш бирәм. Аларның үткәне Татарстан белән бәйле. Мин Татарстанның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге өчен тавыш бирәм, чөнки бу безнең барлыгыбыз», – диде вице-премьер.

Фазлыева, барлык сайлау участоклары да, санитар куркынычсызлык чараларын үтәп, тавыш бирү өчен әзерләнгән, дип искәртте. «Участокларда санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү белән бәйле проблемалар  тумаячак. Мин барыгызны да сайлауларда катнашырга чакырам, һәр тавыш исәпкә алынсын», – диде ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100