news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кондратьев: Мәктәптәге сайлау участогында укучылар һәм сайлаучылар очрашмый

Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе мәктәпләр штатлы режимда эшләвен, бары тик расписаниедә махсус төзәтмәләр кертелүен әйтте.

Кондратьев: Мәктәптәге сайлау участогында укучылар һәм сайлаучылар очрашмый
Солтан Исхаков

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында урнашкан сайлау участокларында сайлаучылар укучылар белән очрашмаячак. Эш тәртибе укучыларга зыян килмәслек итеп оештырылган. Бу хакта Бердәм мәгълүмат үзәгендә Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сөйләде.

Ул Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, РФ Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Наталья Москалькова белән белем бирү учреждениеләрендәге сайлау участогына барганнарын искәртте.

«Татарстанның Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева белән күп кенә сайлау участокларында булдык. 648 мәктәптә һәм вузда участоклар эшләячәк. Һәр белем бирү учреждениесе җитәкчесе сайлаучылар һәм укучылар очрашмавын кайгырта», — диде.

Андрей Кондратьев мәктәпләр штатлы режимда эшләвен, бары тик расписаниедә махсус төзәтмәләр кертелүен әйтте. «Каядыр дәресләр саф һавада, спорт объектында, музейда уза. Мәгариф министрлыгы бу сорау белән шөгыльләнә. Бүген дә берничә белем учреждениесенә барачакмын», — диде.

«Белем бирү учреждениесендәге сайлау участогы — иң куркынычсыз урын. Анда термометрия үтмәгәннәрне кертмиләр, тулысынча дезинфекция үткәрелә. Шуңа күрә проблемалар күрмим», — диде Андрей Кондратьев.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100