news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Метшин сайлау турында: Республика өчен мөһим булган өч көн

Казанда 920,4 мең сайлаучы яши, аларның 2,1 меңнән артыгы сайлауга беренче тапкыр киләчәк.

Илсур Метшин сайлау турында: Республика өчен мөһим булган өч көн
Казан мэриясе

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Казан мэры Илсур Метшин ТР Президентын һәм Казан шәһәре Думасы депутатларын сайлауда Петровский бистәсендәге мәктәптә сайлау участогында тавыш бирде. Шәһәр башлыгы Казан халкын республиканың киләчәгенә битараф булмаска һәм сайлауларда катнашырга чакырды. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Илсур Метшин алдагы өч көн Татарстан өчен мөһим икәнлеген, чөнки халыкның республика язмышын хәл итүен искәртте. «Өч көн дәвамында башкалабызның сайлау участокларында тавыш бирү оештырылды. Мин башкаланың барлык халкына мөрәҗәгать итәм: кадерле казанлылар, килегез, һичшиксез, тавыш бирегез, шәһәребезнең һәм яраткан республикабызның иртәгәсе көнен сайлагыз», — диде Метшин.

1 августка булган мәгълүматларга караганда, Казанда сайлаучылар саны 920,4 мең кеше тәшкил итә, аларның 2,1 меңнән артыгы беренче тапкыр сайлау участокларына килә.

Казан территориясендә 459 сайлау участогы булдырылган, шуларның 31е сайлаучыларның вакытлыча тору урыннарында урнашкан. 18 сайлау участогында сайлау бюллетеньнәрен эшкәртүнең электрон комплекслары (КОИБ) урнаштырылган.

Шулай ук сайлау участокларында быел гриппка каршы вакцинация узарга мөмкин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100