news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Андрей Кондратьев Татарстанда тавыш бирүнең беренче көненә нәтиҗә ясады

Татарстан Үзәк сайлау комитеты рәисе сайлаучыларга активлык өчен рәхмәт әйтте.

Андрей Кондратьев Татарстанда тавыш бирүнең беренче көненә нәтиҗә ясады
Владимир Васильев

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген иртәнге сигездә Татарстанда сайлау участоклары ачылды. Кичке алтыга сайлаучыларның гомуми санының 24,4 проценты тавыш бирде. Республикада тавыш бирүнең беренче көненә нәтиҗәне Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев ясады.

«Без структура ягыннан гади булмаган сайлау кампаниясе уздырабыз. Бездә Татарстан Президентын, җирле үзидарә органнары депутатларын, Россия Дәүләт Думасына һәм Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар уза. Бүген иртәнге сигездә 2,8 мең участок сайлау комиссиясе ачылды. Алар, һичшиксез, үз вазифаларын башкаруга әзер», — диде ул.

Кондратьев тавыш бирүнең штатлы режимда булуын, республикада 2,9 млн кеше сайлау хокукына ия булуын әйтте.

Мобиль сайлаучы механизмын 17 меңнән артык кеше кулланган. Мәскәүдә булган гражданнар да бу ысулны файдаланган.

«Кичке алтыга республикада сайлачуыларның гомуми санының 24,4 проценты тавыш бирде. Сайлау кампаниясе актив бара дип саныйм. Бөтен сайлаучыларга да активлык өчен рәхмәт», — диде Андрей Кондратьев. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100