Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Актаныш район башлыгы Татарстан Президентын сайлауда беренчеләрдән булып тавыш бирде
Энгель Фәттахов тавыш биргәннән соң, ул Актаныш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать белән чыкты.
(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген, 11 сентябрь — сайлауларның беренче көнендә, Татарстанда Республикасы Президенты һәм муниципаль депутатлар сайлауларда Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов беренчеләрдән булып тавыш бирде. Бу турыда Актаныш районы мәгълүмат үзәге хәбәр итә.
Район башлыгы Энгель Фәттахов тормыш иптәше Сәрия ханым белән 621нче санлы сайлау участогына беренчеләрдән булып килде.
Керү юлында аның температурасын үлчәделәр, бер тапкыр кулланыла торган битлек, перчатка һәм ручка бирделәр, шулай ук паспортын күрсәтүләрен сорадылар. Бюллетеньне алгач, Энгель Фәттахов кабинага кереп тавыш бирде һәм тутырылган бюллетеньне урнага төшерде.
Энгель Фәттахов тавыш биргәннән соң, ул Актаныш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать белән чыкты.
«Әлеге сайлау — киләчәкне билгели торган зур сәяси вакыйга. Бүген, иртәгә, берсекөнгә без президентны, муниципаль органнарга депутатлар сайлыйбыз. Республикабыз тотрыклы рәвештә алга баручы Россия Федерациясе субъекты булып тора. Һәр өлкәне алып карасак та, биш ел, ун ел эчендә булган зур үзгәрешләрне, тотрыклы үсешне күрәбез», — диде ул.
«Бу, әлбәттә, бүгенге көндәге җитәкчелекнең алып барган сәясәтенең җимеше. Һәрвакыттагыча, райондашларыбыз сайлауларда актив катнашыр, үз тавышларын бирер, Президент булырга лаеклы җитәкчене сайларлар дип ышанып калам», — диде район башлыгы.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз