Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дәүләт Думасы депутатлары минималь хезмәт хакы күләмен арттырырга тәкъдим итә
Депутатлар фикеренчә, минималь хезмәт хакы күләме аена 20 мең сум булырга тиеш.
(Казан, 11 август, «Татар-информ»). ЛДПР фракциясе депутатлары һәм сенатор Сергей Леонов Дәүләт Думасына яңа закон проекты тәкъдим итәргә җыена. Закон проекты нигезендә 2022 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакын аена 20 мең сум күләмендә билгеләү карала.
«РИА Новости» агентлыгы хәбәр иткәнчә, документ тексты инициатива авторларының берсе, түбән палатаның хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты башлыгы Ярослав Ниловның Telegram каналында чыкты. Инициатива авторлары 2022 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакын аена 20 мең сум күләмендә билгеләү яклы.
Парламентарийлар искәртеп узганча, 2021 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы һәм яшәү минимумын билгеләүнең яңа механизмы кертелде. Аның буенча минималь хезмәт хакы күләме һәм медиана хезмәт хакының нисбәте 42 процент булырга тиеш. Шулай ук узган елгы яшәү минимумы һәм җан башына уртача керемнең медиана күрсәткече нисбәте 44,2 процент булырга тиеш.
Документ авторлары фикеренчә, мондый ысул минималь хезмәт хакы күләмен сизелерлек дәрәҗәдә арттыруга китермәгән — агымдагы ел башыннан күрсәткеч 5,5 процентка арткан һәм аена 12 792 сум булган. 2019 елда ул 12 130 сум булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз