news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тавыш бирү урыннарында коронавирустан саклану чаралары турында сөйләделәр

Үзәк сайлау комиссиясенең һәр әгъзасына көненә дүрт битлек, дүрт пар перчатка һәм антисептиклар биреләчәк.

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). Россия Конституциясенә кертеләчәк төзәтмәләргә тавыш бирү көнендә барлык катнашучылар — тавыш бирүчеләр дә, сайлау комиссиясе әгъзалары да бер тапкыр кулланыла торган битлек һәм перчаткалар белән тәэмин ителәчәк. Тавыш бирүең контактсыз формасын сайлаган татарстанлылар янына бару өчен, сайлау комиссиясе әгъзаларына медицина халатлары биреләчәк, шулай ук транспортларны дезинфекцияләү дә каралган. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат хезмәтендә әйттеләр.

«Без комиссия әгъзалары һәм тавыш бирүче гражданнар өчен саклану чараларының мәҗбүри җыелмасын булдырдык. Димәк, Үзәк сайлау комиссиясенең бер әгъзасына көненә дүрт битлек, дүрт пар латекс перчатка һәм антисептиклар биреләчәк. Тулаем алганда, эш барышы дәвамында һәр участок кулларны дезинфекцияләү өчен 14 литр сыеклык алачак. Бүген эшли торган территориаль сайлау комиссияләре шәхси саклану чаралары белән тулы күләмдә тәэмин ителгән. Участок сайлау комиссияләрен эшкә әзерлибез — алар Татарстан халкын 16 июньнән кабул итә башлаячак», — диде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Ул билгеләп үткәнчә, тавыш бирү көненә әзерлек процессы катнашучыларның тулы иминлеген тәэмин итү максатында алып барыла. «Төп өстенлек — сайлау процессында катнашучыларның, тавыш бирүчеләрнең һәм комиссия әгъзаларының тормышы һәм сәламәтлеге. Үземнән әйтәм: тавыш бирүдә катнашырга теләүчеләргә бу, мәсәлән, кибеткә барудан да куркынычсызрак булачак», — диде Андрей Кондратьев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100