news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президентын сайлау 13 сентябрьгә билгеләнде

Сайлау сентябрьнең икенче якшәмбесендә узачак.

Татарстан Президентын сайлау 13 сентябрьгә билгеләнде

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Президентын сайлау көне 13 сентябрьгә билгеләнде. Бүген депутатлар республика Дәүләт Советының унынчы утырышында шундый карар кабул итте.

ТР Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин искәрткәнчә, быел сентябрьдә Татарстанның гамәлдәге Президенты Рөстәм Миңнехановның вәкаләтләре төгәлләнә.

«Закон нигезендә, ТР дәүләт хакимияте органнарына сайлауларда сентябрьнең икенче якшәмбесе (ул көнне әлеге органнарның вәкаләтләре төгәлләнә) тавыш бирү көне санала», — дип искәртте парламентарий.

Татарстан Президентын сайлау көне республика Дәүләт Советы тарафыннан билгеләнә, диде депутат. «Сайлау турындагы закон таләбе нигезендә, сайлауларны билгеләү турындагы карар тавыш бирү көненә кадәр 100 көн алдан һәм 90 көннән дә соңга калмыйча кабул ителергә тиеш», — диде Хәбибуллин.

Быел сентябрьнең икенче якшәмбесе унөченә туры килә, диде парламентарий.

Депутатлар ТР Дәүләт Советының «Татарстан Республикасы Президентын сайлау көнен билгеләү турында»гы карар проектын хуплады. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100