news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәррахов: Төзәтмәләр кабул иткәннән соң пенсияләрне индексацияләү мәҗбүри булачак

Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Россия Конституциясенә кертеләчәк социаль пособиеләргә бәйле иң төп төзәтмәләрнең берсенә карата үз фикерен әйтте.

Фәррахов: Төзәтмәләр кабул иткәннән соң пенсияләрне индексацияләү мәҗбүри булачак

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Россия Конституциясенә төзәтмәләр кабул иткәннән соң, дәүләт пенсияләрне индексацияләүне бетерә яки күчерә алмаячак. Бу хакта Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов «Татарстан-24» телеканалында туры эфирда әйтте.

«Хәзер дәүләт „индексациягә акча юк“ дип әйтә алмаячак. Хәтта иң катлаулы вазгыятьтә дә пенсияләрне индексацияләү беренче урында булачак, хәтта дәүләтнең керемнәре кимесә дә. Ул облигацияләр чыгарачак, мәсьәләне хәл итү юлларын эзләячәк, әмма индексацияләр — беренчел бурыч булып калачак», — диде парламентарий.

Фәррахов берничә ел дәвамында ана капиталының һәм пенсияләрнең индексацияләнмәвен дә искәртте, чөнки моңа Пенсия фондының взнослары җитмәгән, ә дәүләтнең өстәмә акча алу мөмкинлеге булмаган. Социаль түләүләрне мәҗбүри индексацияләүне Конституциядә теркәү мондый хәлнең кабатлануына юл куймаячак.

«Конституция векторны билгели һәм бу хокукны төрлечә аңлатырга мөмкинлек бирмәячәк», — диде Дәүләт Думасы депутаты. 

Россия Конституциясенә кертеләчәк төзәтмәләргә тавыш бирү чәршәмбе көнне 1 июльдә, булачак. Бу көн ял дип игълан ителәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100