news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин: Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тәкъдимнәр законнарда чагылачак

ТР Дәүләт Советы рәисе Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркем утырышында катнашты.

Мөхәммәтшин: Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тәкъдимнәр законнарда чагылачак
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). РФ Конституциясенә төзәтмәләргә кагылышлы мәсьәләләр даирәсе акрынлап киңәя бара, чөнки битараф булмаган гражданнар фикер алышуга күбрәк җәлеп ителә. Тәкъдимнәр законнарда чагылыш табачак. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә эш төркеме утырышы нәтиҗәләрен әнә шулай шәрехләде. Бу хакта республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бүген эш конструктив барды, авторлар үз төзәтмәләрен яклады. Фикер алышына торган мәсьәләләр даирәсе шактый киңәйде, һәм бу очраклы түгел. Минем фикеремчә, Президентка актуаль мәсьәләләр буенча җәмәгатьчелек фикерен белү, «авырткан нокталар»ны, Россия Федерациясенең төрле почмакларында яшәүче гражданнар мөрәҗәгать иткән проблемаларны анализлау мөһим», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Республика парламенты башлыгы сүзләренә караганда, РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча җәмәгатьчелек фикер алышуы зур аналитик эшкә нигез салачак. Илнең төп законына кертелмәгән барлык тәкъдимнәр дә, хәтта теге яки бу дәрәҗәдә федераль һәм төбәк законнарында чагылыш табачак.

Фәрит Мөхәммәтшин, беренче чиратта, хакимият вәкаләтләре балансын төзүгә, җирле үзидарәнең ролен күтәрүгә, РФ Конституциясенең халыкара документлардан өстенлеген тәэмин итүгә һәм социаль гарантияләрне ныгытуга юнәлдерелгән «президент төзәтмәләре» турында фикер алышуга һәм формалаштыруга зур көч куярга кирәк, дип саный.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100