news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирек Зиннуров Дәүләт Думасы депутаты вазифасыннан китте

Сәясәтче ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшырту юнәлешендә эшләү өчен Азәрбайҗанга күчеп китәргә ниятли.

 Ирек Зиннуров Дәүләт Думасы депутаты вазифасыннан китте

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Дүрт тапкыр Олимпия уеннары призеры, Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Ирек Зиннуров парламентарий мандатын тапшырды. Хәзер ул Берләшкән Дәүләтләр Бердәмлеге, чит илдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек федераль агентлыгында эшләячәк. Ул биредә Россиянең бер иҗтимагый үзәге җитәкчесе вазифасын биләячәк һәм Россия белән Азәрбайҗан арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшырту белән шөгыльләнәчәк.

«Мин Берләшкән Дәүләтләр Бердәмлеге, чит илдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек федераль агентлыгы карамагындагы Россия үзәге җитәкчесе вазифасын башкарачакмын. Биредә төрле юнәлешләр (рус телен, мәдәниятен, мәгариф, бизнес һәм спортны пропагандалау) буенча эшләячәкбез», - дип белдерде Зиннуров «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә.

Ирек Зиннуров Дәүләт Думасы депутаты вазифасын 2016 елдан бирлебиләде. Анда ул 88 закон чыгару инициативасы һәм федераль кануннарга төзәтмәләрнең автордашы сыйфатында чыгыш ясады.

Сәясәт эшлеклесенең планнары турында тулырак Sntat.ru сайтында укыгыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100