news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Татарстан халкының сайлаудагы фикере республиканың киләчәген билгели

«Бу - республиканың сәяси тормышында бик мөһим вакыйга», - ди Татарстан Президенты.

Миңнеханов: Татарстан халкының сайлаудагы фикере республиканың киләчәген билгели
tatarstan.ru

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановн сайлау көне алдыннан Татарстан халкына мөрәҗәгать итте. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте

«Хөрмәтле татарстанлылар!

Киләсе өч көндә республикада җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатлар, Татарстан Президенты, шулай ук Түбән Кама округы буенча Россия Федерациясе Дәүләт Думасы һәм Алабуга округы буенча Татарстан Дәүләт Советы депутатларын өстәмә сайлаулар узачак.

Бу республиканың сәяси тормышында бик мөһим вакыйга. Алдагы елларда Татарстанның ничек яшәячәге, республика һәм муниципаль хакимиятләрнең бердәм һәм нәтиҗәле эшләве сезнең актив позициягә бәйле.

Без барыбыз да республиканың яшәү өчен уңайлы мохит, лаеклы хезмәт хакы, һәркем сатып ала алырлык уңайлы торак, яхшы һәм имин юллар, шәхси үсеш өчен мөмкинлекләр территориясе буларак үсүен телибез.

Әлеге амбициоз планнарны үтәргә бары тик максатчан, белемле, эшчән кешеләр командасы гына сәләтле. Сайлау кампаниясе республикада андый кешеләрнең аз түгеллеген күрсәтте. Нәкъ менә алар җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары нигезен тәшкил итәр дип ышанам.

Кадерле дуслар!

Тавыш бирү көннәрендә куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча чаралар күреләчәк, ихтыярыгызны белдерү уңайлы булсын өчен кирәкле шартлар тудырылачак.

Сезнең күбегез кемне сайлаячагын белә һәм сайлау участокларына үсеш, туган республикабыз, һәркемнең иминлеге өчен тавыш бирергә килер дип ышанам! Барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет һәм иң изге теләкләр телим», диелә бу мөрәҗәгатьтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100