news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Бердәм Россия» президиумы Миңнехановны Президентлыкка кандидат итеп күрсәтүне хуплый

Киләсе сишәмбедә республика җитәкчесе вазифасына ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин кандидатурасы да каралачак.

«Бердәм Россия» президиумы Миңнехановны Президентлыкка кандидат итеп күрсәтүне хуплый
"Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге мәгълүмат үзәге

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ»). «Бердәм Россия» генераль советы президиумы партия РФ төбәкләре җитәкчеләрен сайлауда кандидат итеп күрсәтергә ниятләгән кешеләрнең тәүге исемлеген карады. Алар арасында Татарстанның гамәлдәге Президенты Рөстәм Миңнеханов кандидатурасы расланды, аның быел вәкаләтләре төгәлләнә. Кандидатларның икенче исемлегендә ТР Президенты вазифасына тагын бер кандидатура каралачак, ул – ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясенең мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

«Без принципиаль карар кабул иттек һәм губернаторлар вазифасына кандидатлар күрсәтүне ике этапка бүлдек. Киләсе сишәмбедә генераль совет президиумының өстәмә утырышын үткәрәчәкбез, анда губернаторлар вазифасына тагын берничә кандидатны күрсәтү турында карар кабул итәчәкбез. Аларның исемнәрен якын көннәрдә белерсез», - диде утырышта «Бердәм Россия» партиясе генераль советы секретаре Андрей Турчак.

«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге президиумы көзен республика җитәкчесен сайлауда Татарстанның гамәлдәге Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафинны кандидат итеп күрсәтү тәкъдиме белән чыккан иде. Кандидатлар партиянең Мәскәүдәге җитәкчелеге тарафыннан хупланган очракта, кандидатураларның икесе дә Татарстан төбәк партия конференциясендә каралачак, анда бердәмроссиялеләр иң лаеклы кандидатны сайлап алачак. Әлеге процедура «Бердәм Россия» партиясенең сайлау алдыннан тавыш бирү ролен үтәячәк.

Россия Президенты Владимир Путин Татарстанда 2020 елның көзендә бердәм тавыш бирү көнендә узачак республика җитәкчесен сайлауда Рөстәм Миңнехановның катнашуын хуплаган иде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100