news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

9нчы сыйныфны тәмамлаучылар өчен имтихан үткәрү көннәрен төбәкләр үзләре билгеләячәк

Россия регионнарына мәҗбүри тапшырыла торган ике фәннән генә имтихан үткәрү турында тәкъдим җибәрелгән.

9нчы сыйныфны тәмамлаучылар өчен имтихан үткәрү көннәрен төбәкләр үзләре билгеләячәк
архив/Василий Иванов

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). РФ Мәгърифәт министрлыгы һәм мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәт уку предметлары буенча ТДИ үткәрү срокларын, ә имтихан үткәрү көннәрен төбәкләр үзләре билгеләячәк. Бу хакта Рособрнадзор җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Анзор Музаев социаль челтәрдә трансляцияләнгән ТАСС брифингында сөйләде.

«Уңай һәм начар эпидемиологик хәлле төбәкләр бар. Киңәшләр төзеп, без мобильлек күрсәттек һәм хәзер карар әзерлибез. Төбәк дәүләт имтихан комиссиясе имтихан үткәрү вакытын коронавируска каршы көрәш штаблары белән килештереп, уку елы тәмамланганнан соң, төбәктә ТДИ үткәрү көнен билгели», — диде Музаев.

Ул төбәкләргә мәҗбүри ике фәннән, рус теле һәм математикадан, сайлап алына торган имтиханнардан башка гына ТДИ үткәрү турында тәкъдим җибәрелүен искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100