news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» праймеризының федераль оештыру комитетына керде

Татарстан парламенты җитәкчесе алдан тавыш бирүне уздыру буенча партиянең оештыру комитеты утырышында катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» праймеризының федераль оештыру комитетына керде
ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия»нең Татарстан бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партиянең беренчел тавыш бирүнең федераль оештыру комитеты составына керде. Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар күрсәтү өчен алдан тавыш бирүнең федераль оештыру комитеты составына кергән Россия төбәкләре вәкилләренең берсе булды», — диделәр матбугат хезмәтендә.

Парламент җитәкчесе төбәкләрнең иҗтимагый оешмалар вәкилләренең һәм волонтерларның праймеризда катнашуын хуплавын әйтте. Аның фикеренчә, бу партиянең алдан тавыш бирү чарасына ышанычын арттырачак, шулай ук потенциаль кандидатлар санын арттырачак.

«Бердәм Россия» Генераль советы секретаре Андрей Турчак аныклавынча, оештыру комитеты әгъзалары итеп «партия башында беренче көннән торган кешеләр» сайланды.

Бүген Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәрендә Мәскәүдә башлангыч тавыш бирүне уздыру буенча «Бердәм Россия»нең оештыру комитеты утырышында катнашты, шулай ук берничә очрашу үткәрде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100