news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Конституциядә президентлык срокларын чикләүне бетерүгә каршы чыкты

Россия Президенты парламентның Түбән палатасында чыгыш ясады, РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты буенча үз позициясен билгеләде.

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин РФ Дәүләт Думасы депутатларының дәүләт башлыгы вәкаләтләре срогын чикләүне бетерү тәкъдимен кире какты.

«Конституциягә үзгәрешләр кертү һәм гамәлдәге президентның идарә итү вакытын озайту тәкъдимнәре булды. Моны гражданнар бу төзәтмәгә тавыш биргән очракта эшләргә кирәк. Апрельдә Россиякүләм тавыш бирү көне узачак. Бу очракта президент вазифалары сайлауларсыз гына озайтыла дигән сүз. Миңа калса, бу дөрес түгел, болай эшләргә кирәкми», — диде Путин Дәүләт Думасында парламентарийлар алдында чыгыш ясап. Президент сүзләренчә, «теләсә нинди сайлауларда да, дәүләт башлыгын сайлауда да альтернатива һәрвакыт булырга тиеш, сайлаулар ачык һәм көндәшлеккә сәләтле булырга тиеш».

Россия Президенты Владимир Путин Конституциядә президентлык срокларын чикләүне бетерүгә каршы чыкты. «Бүген сроклар буенча чикләүләрне гамәлдән чыгарырга мөмкин булыр иде, өстәвенә, күп кенә башка илләрдә мондый практика бар… Әмма сәяси, икътисади, социаль өлкәләр эчке тотрыклылыкка ия булганда, дәүләт тагын да куәтлерәк була башлагач, беренче планга, һичшиксез, нәкъ менә хакимиятне алмаштыру ихтыяҗы чыга. Ул илнең үсеш динамикасы өчен кирәк. Шуңа күрә мин РФ Конституциясеннән президент сроклары саны буенча чикләүләрне бетерергә кирәк түгел дип саныйм», — дип аңлатты дәүләт башлыгы.

Россия Президенты Владимир Путин бүген РФ Дәүләт Думасы депутатлары белән илнең Төп законына төзәтмәләр турында сөйләште.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100