news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Телефон рекламасыннан арынуның ысулы билгеле

Хәзерге вакытта законга төзәтмәләр эшләнә, алар реклама җибәрүләреннән баш тартуны юридик рәвештә рәсмиләштерергә мөмкинлек бирәчәк.

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Хәзерге вакытта банк, медицина һәм башка хезмәтләр рекламаларыннан арынуның бер генә ысулы бар - мондый номерларны блокировкалау чараларын куллану. Әмма хәзер «Реклама турында»гы законга төзәтмәләр проекты эшләнә, ул кулланучылар мөмкинлекләрен киңәйтә. Бу хакта Sputnik радиосы хәбәр итә.

«Техник планда мин тәкъдим итә алган бердәнбер нәрсә - „кара“ номерлар, „кара“ электрон адреслар исемлеген булдыру буенча смартфон функциясен куллану. Әлегә рекламачыларның телефоннарын блокировкалау өчен мондый техник мөмкинлектән файдаланырга мөмкин», - дип белдерде куркынычсызлык өлкәсендәге эксперт Виталий Вехов.

Белгеч сүзләренә караганда, хәзерге вакытта теге яки бу рекламадан бөтенләйгә баш тартырга мөмкинлек бирүче ысул юк. Әмма законга эшләнә торган төзәтмәләр кирәкмәгән рекламаларга каршы көрәшнең юридик ысулы барлыкка килүгә китерергә мөмкин. Баш тарту документ рәвешендә рәсмиләштереләчәк дип планлаштырыла.

«Хәзерге вакытта Дәүләт Думасында „Реклама турында“гы законга төзәтмәләр бар, алар гражданнарның мондый телефон рекламасын тыңларга теләмәүләрен исәпкә ала, әмма әлегә бу проект кына», — дип тәмамлады Вехов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100