Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Язын узачак сайлауларда “бердәмроссиялеләр” барлык төбәкләрдә җиңү яуларга исәпли
“Бердәм Россия” партиясе Югары советы рәисе, РФ Дәүләт Думасы спикеры Борис Грызлов шулай дип белдерде
(Казан, 10 гыйнвар, “Татар-информ”). 2011 елның язында узачак сайлауларда “Бердәм Россия” партиясе алдына барлык дәрәҗәдә җиңү яулап, парламентта күпчелекне тәшкил иткән партия статусын раслау бурычы куелган. Бу хакта “Бердәм Россия” партиясе Югары советы рәисе, РФ Дәүләт Думасы спикеры Борис Грызлов белдерде.
2011 елның 13 мартында узачак бердәм тавыш бирү көненә әзерлекне шәрехләп, Борис Грызлов бу көнне Россиянең 12 субъектында төбәк парламентларына сайлаулар узасын билгеләп үтте. “Ел ахырында Дәүләт Думасына да депутатлар сайланачагын исәпкә алганда, язын узачак сайлаулар барлык сәяси көчләр өчен аерым әһәмияткә ия булачак. Сайлауларның нәтиҗәләрен алдан белеп булмый. Ләкин без бары җиңү өчен генә эшләячәкбез”, - ди Грызлов.
Узган сайлауларда “Бердәм Россия” исемлегеннән баручы кандидатлар бары 3 төбәктә генә сайлаучыларның 50 проценттан артык тавышын җыйган иде. “Бу юлы һәр төбәктә күпчелек тавыш җыю өчен көрәшәчәкбез”, -дип белдерә Грызлов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз